Татарстанда гыйнвар аенда билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме 20,6 мең сумнан арткан
Татарстанда гыйнвар аенда билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме 20 мең сумнан артып киткән һәм 20 637,6 сум тәшкил иткән. Бу октябрьгә караганда 0,4 процентка күбрәк, диелә Татарстанстат әзерләгән «Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле» докладында.
Әйтик, 1 октябрьгә уртача күрсәткеч 19458,1 сум булган.
Мәгълүмат Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге белешмәләре нигезендә китерелгән.