Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан икътисадының иң югары хезмәт хакы түләнә торган өлкәләрен атадылар

0
Татарстан икътисадының иң югары хезмәт хакы түләнә торган өлкәләрен атадылар

Татарстанда 2023 ел нәтиҗәләре буенча файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы иң югарысы булып чыккан. Ул 98 471 сумга тигез һәм республикадагы уртача күрсәткечтән 59,2 процентка артыграк. Татарстанстат әзерләгән республиканың социаль-икътисади хәле турындагы докладта шулай диелә.

Узган ел нәтиҗәләре буенча фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүчеләр (97 801,6 сум, республикадагы уртача күрсәткечтән 58,2 процентка артыграк), мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләр (95 100 сум, 53,9 процентка артыграк) һәм финанс, иминиятләштерү эшчәнлегендә мәшгуль булучыларның (90 705,1 сум, 46,7 процентка артыграк) да югары хезмәт хакы алуы ачыкланган.

Шул ук вакытта, 2023 елда уртача номиналь хезмәт хакы, 18,8 процентка артып, 61 840,7 сум тәшкил иткән. Шуның белән бергә, татарстанлыларның реаль эш хаклары 13,2 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде.

2023 ел нәтиҗәләре буенча кунакханәләрдә һәм җәмәгать туклануы биналарында эшләүчеләрнең (36 711,1 сум, республикадагы уртача күрсәткечтән 40,6 процентка азрак), күчемсез милеккә бәйле операцияләр белән мәшгуль булучыларның (40 416,6 сум, 34,6 процентка азрак), хезмәтләрнең төрле төрләрен тәкъдим итүчеләрнең (42 144,9 сум, 31,8 процентка азрак), шулай ук административ эшчәнлек белән мәшгуль затларның (42 472,2 сум, 31,3 процентка азрак) уртача хезмәт хаклары иң кечкенәсе булып чыккан.

Искәртеп узабыз, күптән түгел ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 2024 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача хезмәт хакы күләмен атаган иде. Россия Президенты Владимир Путин 2023 елда ил буенча реаль хезмәт хакы үсешен 7,7 процентка бәяләде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *