Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Казан студентларына РФ Президентын сайлау хакында сөйләде
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Эксперт советы рәисе Роман Беляков «ТИСБИ» идарә университеты студентлары белән очрашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтенең Telegram-каналында хәбәр ителә.
Әңгәмәдә югары уку йортының юридик һәм икътисад факультетлары студентлары катнашты. Яшьләрне Россиядә сайлаулар тарихы һәм бүген аларның ничек оештырылуы кызыксындырды.
Шулай ук аларның тиздән узачак Россия Президентын сайлауда катнашуы никадәр мөһим булуына бәйле мәсьәлә дә кузгатылды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле студентлар телгә алган барлык якларга үз аңлатмасын бирде.
Болардан тыш, югары уку йорты студентларына (алар дәүләт башлыгын сайлауда әле беренче тапкыр катнаша) истәлекле сувенирлар бүләк иттеләр.
Мондый очрашулар элегрәк тә узган иде. Әйтик, февраль уртасында Роман Беляков Россия гадел хөкем университетының Казан филиалы студентлары белән әңгәмә корды.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның Татарстанда Россия Президентын сайлауны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кушуы хакында хәбәр иткән иде.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелде, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).