Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына су басуга каршы чаралар әзерләргә кушты

0
Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына су басуга каршы чаралар әзерләргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтендә узган традицион киңәшмәдә муниципалитетларга һәм төбәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына су басуга каршы кирәкле барлык чараларны оештырырга кушты. Бу хакта республика президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, календарь яз җитү һава температурасының күтәрелүен аңлата, ә «кар катламының гаять зур күләме су басу куркынычы тудыра».

Безнең, аерым алганда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, муниципалитетларның проблемага бик игътибар белән якын килүе шарт. Су басуга каршы бөтен чараларны әзерләргә кирәк. Без кирәк булган очракта теге яки бу хәлләргә әзер булып торырга тиешбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе су басу нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү өчен техника, кеше резервларының әзерлеген тәэмин итү кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, су басу зоналарындагы кешеләр өчен вакытлыча яшәп тору урыннарын оештыруга да әзер булып торырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов гидротехник корылмалар, юллар, күперләргә, аз катлы йортлардан торган торак пунктлар һәм микрорайоннардагы вазгыятькә игътибар юнәлтергә кушты. «Иң мөһиме – без гражданнарның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итәргә тиеш», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Казанда шәһәрнең су басу куркынычы янаган өлешләре һәм күпме кешегә мондый хәвеф янавы хакында хәбәр иткән иде. 16 торак массивы су басу зонасына эләгергә мөмкин. Алда торган язгы ташу аркасында Куйбышев сусаклагычыннан су агызу күләме арттырылачак.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *