Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Киров медицина университеты фестивалендә студентлар татар мәдәнияте белән таныштырган

0
Киров медицина университеты фестивалендә студентлар татар мәдәнияте белән таныштырган

Киров шәһәре «Тимер юлчылар» мәдәният йортында Киров дәүләт медицина университеты уздырган милли мәдәниятләр фестивалендә Татарстан һәм Башкортстан студентлары татар халкын тәкъдим иткән. Бу чараны оештыруда катнашкан Арча районы Яңа Кенәр авылы кызы Лилия Латыйпова әйтүенчә, татарларның чыгышы югары бәяләнгән.

«Әни әбинең сандыкта сакланган сөлгеләрен, чулпыларны, йортта кулланылган чигелгән яулыкларны тапты, авыл клубыннан кием сорап алдык. Шүрәле фигуркасы, милли киемдәге курчаклар таптык, чәкчәк пешереп алып килдек. 3 курс студентлары Диана белән Айсылу гөбәдия, өчпочмак, вак бәлеш, кош теле, Зәлия белән Айсылу кыстыбый пешерделәр, үләннәр белән сөтле чәй ясадык. Ашап караучылар татар ризыклары бик тәмле диде», – дип сөйләде Лилия.

  • Фестиваль ел саен уза, ул төрле милләттән булган студентларның үз культураларын, мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтү, дуслаштыру, толерантлык тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Пандемия вакытында туктап торганнан соң уздырыла башлый. Быел татар халкын тәкъдим итүне Пандемиягә кадәр фестивальгә башка шәһәрләрдәге профильле уку йортларыннан да студентлар чакырыла торган булган.

«Беренче курста укыганда, Татарстан студентларының татарларны тәкъдим итүен күргәч, «Эх, шулар янына басып, татарча сөйләшеп торасы килә», дип уйлаган идем. Ул вакытта руслар арасында яшәргә өйрәнгән генә вакыт – татарча сөйләшүне сагынасың. Аннан соң фестивальдә татарлар булмады. Студентлар арасында татарлар аз, быел Уфадан татар кызы Диана Хәсәнова: «Әйдә, җыелып карыйк әле», – диде дә, татарларны эзли башладык», – дип сөйләде Лилия фестивальгә әзерлекне.

Уку йортында 30га якын татар студенты барлыгы ачыкланган. Аларның күбесе Малмыждан һәм Балтач районыннан Фестивальдә татар халкын тәкъдим итүдә 8 студент катнашкан. «Без бөртекләп җыелдык, төрле яклардан булсак та, татарлар бердәм икәне күренеп тора. Күргәзмә өлеше беткәннән соң, татарлар бергә җыелышып чәй эчтек, өйгә кайткан шикелле булды», – диде ул «Татар-информ»га.

Фестиваль ачылышы вакытында һәр милләт үзен тәкъдим итә, аннары милли ризыклар турында сөйли, катнашучылар аларны тәмләп карый ала, дип сөйләде ул. Татар студентлары «Шүрәле» әкиятен сөйләгән. Аннары концерт вакытында төрле милләтләр үз флаглары белән чыга. Фестивальдә җиңүчеләр билгеләнми, катнашучылар грамоталар белән бүләкләнә. Фестивальдә Россия төбәкләреннән килгән дагыстанлы, нугай, студентларыннан тыш әрмән, бенгал, үзбәк, пакистанлы, азәрбәйҗан, мисырлы, анголалы студентлар да катнашкан.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *