Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Түбән Камада күп бала тәрбияләүче әни «Ана даны» медале белән бүләкләнде

0
Түбән Камада күп бала тәрбияләүче әни «Ана даны» медале белән бүләкләнде

Түбән Камада яшәүче күп бала тәрбияләүче Анна Хисмәтуллина «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Анна һәм аның ире биш бала тәрбияли. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза http://nkamsk-rt.ru/.

Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада тапшырды.

Чарада шулай ук Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары, «Түбән Кама хатын-кызлары» һәм «Без бергә» иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

«Ана даны» медале белән Татарстан Республикасында кимендә 5 ел яшәүче, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әниләр бүләкләнә. Медаль бирелгән вакытта балигъ булмаган балалар саны бердән дә ким булмаска тиеш.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *