Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Күп балалы ана Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында иппотерапия ачарга планлаштыра

0
Күп балалы ана Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында иппотерапия ачарга планлаштыра

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Наталья Юрина бер ел элек «ОсобыйЖеРебенок» адаптив ат спорты һәм иппотерапия үзәге ачкан, бу адымга аны сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикле кызы Меланья этәргән. Әлегә үзәк эшчәнлеген Казан ипподромында алып бара, язын Юриннар Ленино-Кокушкино авылындагы үзләренең җир участогында ат абзары төзергә планлаштыралар. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Бүген ул өч кыз әнисе – олысы инде үзе күп балалы әни, уртанчысы Казанда яши һәм карьера төзи. Иң кечкенә кызына 14 яшь, ул балачактан ук үзенчәлекле бала.

Наталья шәхси тормышын тиз генә җайлый алмаган, шуңа күрә озак вакыт балаларын аңа ялгыз үстерергә туры килә. Менә инде 12 ел аның янәшәсендә сөекле ире бар, ул аның ныклы терәге, төп ярдәмчесе. Кече кызының иминлеге һәм сәламәтлеге өчен гаилә шәһәрдән авылга күчәргә карар кыла, һәм менә 8нче ел инде алар Ленино-Кокушкинода яши. Аның олы кызы да үзенең зур гаиләсе белән хәзер монда күченгән.

«Без элек атларга битараф идек. Операция урынына иппотерапия белән шөгыльләнергә кирәк дигән киңәш ишеткәнче шулай булды. Бала моңа кадәр барлык хайваннардан курка иде, ләкин без нәтиҗәне күрдек һәм бу дәвалау ысулына карашыбызны үзгәрттек. Мин гомерем буе хәйрия эшләрендә катнашам», – дип билгеләп үтте ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *