Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мөслим районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары белән очрашты

0
Мөслим районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары белән очрашты

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары белән очрашты. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре чакырылган иде. Бу хакта «Авыл утлары» хәбәр итә.

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле күңелдә бер борчу яши: исән-саулар микән, кайчан кайтырлар? Хәлегезне аңлыйм. Яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын сезгә! Сезнең догалар егетләрне саклап йөртсен!» – диде Альберт Хуҗин, бәйрәм белән котлап, һәм шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүче ике анага чәчәкләр тапшырды.

Район прокуроры Данис Әхмәтҗанов та изге теләкләрен җиткерде. Әниләр исә хис-кичерешләре белән бүлеште.

«Солдат әниләре, солдат хатыннары өчен һәр минут – сәгать, һәр сәгать – көн, көн мәңгелек кебек тоела. Һәр ананың йөрәге бик сизгер, аларның балаларга булган мәхәббәте беркайчан да сүнми. Безнең мәхәббәт аларны ныгыта, авыр минутларда көч бирә. Сезгә зур ихтыяр көче, өмет һәм түземлек телим», – диде улын көтүче Наилә Шәрифуллина.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *