Мишустин Татарстан Роскомнадзор башлыгына икенче класслы дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсен бирде
Роскомнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Юрий Никитинга икенче класслы дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсе бирелде. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган Хөкүмәт карарында әйтелә.
«Никитин Юрий Сергеевичка –элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесенә», - дип билгеләп үтелә текстта.
Искәртеп узыйк, Никитин Татарстан идарәсен 2023 елның 11 маеннан җитәкли. Моңа кадәр иминлек органнарында хәрби хезмәт үтә, ә аннары «Силовые машины» акционерлык җәмгыятендә бизнесны тәэмин итү буенча директор вазифасын башкара.