Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 180 млн сум акча тотачак

0
Татарстан район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 180 млн сум акча тотачак

Татарстан районнарында 13 мәктәп, балалар бакчасы һәм башка объектларны ремонтлауга 179,5 млн сум акча юнәлдереләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Шулай итеп, быел 1 декабрьгә кадәр Кайбыч районының Кече Мәми мәктәбендә, Әлмәттәге 40нчы «Аккош» балалар бакчасында, Иске Чүпрәленең 1нче «Кояшкай» балалар бакчасында, Чүпрәле районының Зур Аксу авылы «Талларым» балалар бакчасында, Актаныш районының Такталачык авылында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатта эшләр планлаштырылган.

Шулай ук контрактка Чаллыда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 86нчы «Өмет» мәктәбе, «Калкан» кадет полиция мәктәбе, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен булган 75нче мәктәп, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге кертелгән. Тагын өч объект Түбән Камада урнашкан: алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы һәм балалар йорты.

Капиталь ремонт җиһазлар сатып алу белән бергә уздырыла. Финанслау Татарстан бюджетыннан каралган.

Эшләрнең заказчысы - республиканың Баш төзелеш оешмасы.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *