Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Шаһиәхмәтов Татарстан геодезистлар һәм картографистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

0
Шаһиәхмәтов Татарстан геодезистлар һәм картографистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Республиканың геодезия һәм картография хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Сезнең профессиональ һәм җаваплы хезмәтегезнең нәтиҗәләре икътисадның барлык тармакларында да кирәк, алар республика һәм ил мәнфәгатьләренә хезмәт итә», — дип билгеләп үтте министр.

«Сезнең эш сөючәнлегегез, осталыгыгыз һәм хезмәтегезгә тугрылыгыгыз хөрмәткә лаек», — дип өстәде ул.

«Сезнең профессионализм дәүләтне фән, җитештерү өлкәсен үстерү, инженерлык корылмаларын, биналарны, юлларны проектлау һәм төзү, җирләрне нәтиҗәле файдалану өчен кирәкле ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итә, бу мөһим бурычларны хәл итүгә ярдәм итә», — дип искәртте Шаһиәхмәтов.

«Чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек, бәхет һәм барлык башлангычларда уңышлар телим», — диде Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы.

Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне Россиядә мартның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ул РФ Президенты Владимир Путинның 2000 елның 11 ноябрендәге указы белән билгеләнгән.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *