Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Россиядә «Мобиль сайлаучы» сервисыннан өч миллионнан артык кеше файдаланган

0

Өч миллионнан артык россияле дәүләт хезмәтләре порталында «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Российская газета».

Сервис Россия Президентын сайлауда рәсми теркәлү адресы буенча түгел, ә уңайлы урында тавыш бирергә мөмкинлек бирә.

Сайлаучылар күбрәк Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсендәге участокларны сайлаганнар. Гаризалар 11 мартта Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Моннан тыш, россиялеләр дистанцион электрон тавыш бирү платформасы ярдәмендә онлайн тавыш бирә ала. Гаризаларны кабул итү вакыты бер үк. Мәскәүлеләр төбәк порталында тавыш бирә ала, аларга гариза бирергә кирәкми.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *