Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Биектау районы хәрбиенә алгы сызыкта хезмәт итү өчен УАЗ машинасы бүләк иттеләр

0
Биектау районы хәрбиенә алгы сызыкта хезмәт итү өчен УАЗ машинасы бүләк иттеләр

Яңа УАЗ машинасы Татарстанның Биектау районыннан махсус хәрби операция зонасына юл алды. Машинаны сатып алырга ярдәм итүне сорап, хәрбиләр «Үзебенекеләрне ташламыйбыз» волонтерлык хәрәкәтенә мөрәҗәгать иткәннәр. Татарстанда яшәүче бер кеше шунда ук бу үтенечкә җавап биргән.

«Хәрби безгә машина сатып алу өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Без Татарстан Республикасы Халык фронтына гариза бирдек. Алар бу хакта Халык фронты җәмәгать хәрәкәте битендә урнаштырган. Гаризаны республиканың битараф булмаган бер кешесе күреп, шунда ук җавап биргән һәм хәрбиләргә ярдәм итәргә карар иткән», — дип сөйләде «Үзебенекеләрне ташламыйбыз» волонтерлар хәрәкәте лидеры Марина Куцакова.

УАЗ руле артында Рыжий хәрби кушаматлы хәрби үзе барачак. Хезмәттәшләренә бүләкне үзе алып барып җиткерәчәк.

«Мин Биектау районына машина турында мөрәҗәгать иттем. Гозеремне кире какмадылар, яңа машина бирделәр. Биектау районына, волонтерларга бик рәхмәтлемен», - ди хәрби.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *