Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Песков: Путинның иминлеген тәэмин итү өчен барысы да эшләнә

0

Журналист Павел Зарубин үзенең телеграм-каналында Россия Президенты Владимир Путинның «кухнясына» багышланган яңа видео чыгарган. Роликта дәүләт башлыгының Ставрополь краеның Солнечнодольск бистәсенә сәфәреннән кадрлар күренә, анда ул «Солнечный дар» теплица комплексы хезмәткәрләре белән аш өстәле артында очраша.

Әңгәмә вакытында технолог Президенттан кыяр һәм помидор арасыннан кайсына өстенлек бирүе турында сорый. Моңа Путин: «Нәрсәдән соң бит», – ди шаярта. Аннан: «Чынлап торып әйтсәм, икесенә дә», дип җавап бирә. Шуннан соң Президентка кисәкләргә бүленгән помидор һәм кыяр алып киләләр, Путин аларга бәя бирә.

Өстәлдә шулай ук төрле ризыклар: токмачлы тавык шулпасы, борщ, пюре белән котлет, компот тәкъдим ителгән.

«Иминлек хезмәте дәүләт башлыгының иминлеген тәэмин итү өчен эшләргә тиеш булганның барын да эшли», – дип билгеләп үтте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *