Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Миңнеханов һәм Левитин Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча турнир җиңүчеләрен бүләкләде

0
Миңнеханов һәм Левитин Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча турнир җиңүчеләрен бүләкләде

Бүген Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча халыкара ярышларны һәм спортның бу төре буенча XXII ачык шәхси-команда республика ярышларын ябу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе һәм Россия Олимпия комитетының беренче вице-президенты Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

7-10 мартта узган ярышлар РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Алар инде 22 ел рәттән үткәрелә, ә быелдан халыкара статуска ия булды. Ярышларда Россия, Белоруссия, Таҗикстан һәм Кытайдан 278 спортчы катнашты.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга турнирда катнашулары өчен, ә оештыручыларга — аңа әзерлекнең югары дәрәҗәсе өчен рәхмәт белдерде. «Без әлеге ярышларны инде 22 ел үткәрәбез. Без киләчәктә дә бу яхшы традицияне дәвам итәрбез һәм киләсе елда сезнең белән очрашырбыз дип ышанам», — дип өстәде ул.

«Сезне халыкара статуска ия булган турнирда сәламләвемә шатмын. Барлык спортчыларга да рәхмәт әйтәсем килә. Сездә мөмкин кадәр күбрәк ярышлар булсын өчен, без барысын да эшләячәкбез. Җәй көне Казанда «БРИКС уеннары» узачак, аның кысаларында дүрт комплект медаль өстәл теннисы буенча биреләчәк», — дип билгеләп үтте Игорь Левитин.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Тантаналы чыгышлардан соң ТР Рәисе һәм РФ Президенты ярдәмчесе турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин Лесхоз бистәсендә булдылар һәм РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Мактау билгесе» һәм Октябрь Революциясе орденнары кавалеры, ТР Рәисенең әтисе Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *