Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Эчке эшләр министрлыгы телефон мошенниклыгының яңа схемасы турында кисәтә

0

Россиядә телефон мошенниклары алдауның яңа схемасын уйлап тапкан: хәзер алар үз корбаннарына медицина хезмәткәрләре булып шалтырата һәм начар анализларга сылтама ясап, «түләүле дәвалану» үтәргә тәкъдим итәләр. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Схеманы Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәш оештыру идарәсе тасвирлаган.

Мошенник потенциаль корбанга берәр профессорның яки поликлиниканың баш табибының ярдәмчесе булып шалтырата һәм пациентның элек тапшырган анализлары начар килгәнен һәм ашыгыч рәвештә дәвалану курсын үтәргә кирәклеген хәбәр итә.

Аннары әлеге кешегә «баш табиб» шалтырата һәм сәламәтлеген яхшыртырга «медицина профессоры» ярдәм итәчәк дип ышандыра. Әмма дәвалау үзе түләүле, ә курс барышында кулланыла торган препарат кыйммәтле икәнлеген әйтә. Нәтиҗәдә, әлеге кешегә акчаны үзләренә, ягъни мошенникларга дарулар сатып алу һәм дәвалау өчен күчерергә тәкъдим итә.

РФ Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк гражданнарны таныш булмаган кешеләр белән телефон аша үз сәламәтлекләре һәм финанс хәле турында сөйләшмәскә чакыра. Андый шикле затлар белән сөйләшеп торганчы телефон трубкасын гына куярга кирәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *