Лисичанскида Татарстан Яшь гвардиячеләре кызларны Хатын-кызлар көне белән котлады
Узган җомгада, Халыкара хатын-кызлар көнендә, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан бүлекчәсе активистлары һәм «Волонтерлар ротасы» активистлары Лисичанскида яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар.
Татарстан активисты Азиз Сөннәтуллоев җитәкчелегендә волонтерлар хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итте һәм бәйрәм белән котладылар. Моннан тыш, алар Лисичанскиның Ашыгыч ярдәм хезмәте хезмәткәрләрен тәбрикләде.