Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новосибирскида «Яз нуры» татар кызлары бәйгесе булып узды

0
Новосибирскида «Яз нуры» татар кызлары бәйгесе булып узды

Новосибирскида «Яз нуры» татар кызлары бәйгесе оештырылды. Бу хакта Новосибирск татарларының Вконтакте социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.

Ул биш этаптан торды: «Мин татар кызы» - визитка, «Татар халкының мәдәни мирасы» - иҗади номер, «Кунакларны сыйлыйм» - интерактив этап, «Халкымның гамәли иҗаты» - кул эшләре һәм татар милли киемен тәкъдим итү.

Бәйгедә алты кыз: Алсу Әминова, Аделина Җамалетдинова, Эльмира Тимеркәева, Сафинә Усманова, Сафия Хәмидулина һәм Әдиилә Галиева катнашты.

Жюри кызларның осталыкларын бәяләгәндә төп критерийлар итеп туган телдә сөйләү, башкару осталыгы, артистизм һәм оригинальлекне максат итеп куйды. Кызлар барысын да оста башкарып чыктылар, диелгән хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *