Татарстанда сөт җитештерү күләме 5,6 процентка арткан
2024 елның гыйнварында Татарстанда сөт җитештерү күләме, узган елның шул аена караганда, 5,6 процентка арткан, әмма иткә терлек һәм кош-корт җитештерү 8,3 процентка, шулай ук йомырка 7,1 процентка кимегән. Республиканың социаль-икътисади хәле турында Татарстанстат әзерләгән докладта шул хакта хәбәр ителә.
Гомумән алганда, барлык категория хуҗалыклар елның беренче аенда 37,9 мең тонна терлек һәм кош-корт (тере үлчәмдә), 169,4 мең тонна сөт һәм 108,6 млн данә йомырка җитештергән.
Аерым алганда, агрофирмалар, гомумреспублика трендларын билгеләп, ит өчен 27,0 мең тонна терлек һәм кош-корт (узган елга караганда 10,3 процентка кимегән), 127,2 мең тонна сөт (8,3 процентка арткан) һәм 99,8 млн данә йомырка (7,6 процентка кимегән) җитештергән.
Халыкның шәхси хуҗалыклары үз чиратында 9,5 мең тонна терлек һәм кош-корт (узган елның гыйнвар аена караганда 3,7 процентка кимегән), 26,3 мең тонна сөт (0,5 процентка арткан) һәм 7,3 млн данә йомырка (2,0 процентка кимегән) җитештергән.
Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр сөт җитештерүне, узган елның шул ук аена караганда, 5,3 процентка (15,9 мең тонна җитештерелгән), терлек һәм кошны тере авырлыкта (1,4 мең тонна, 0,2 процентка кимегән), шулай ук йомырка җитештерүне (1,5 млн данә, 1,1 процентка) киметкән
Шул ук вакытта узган елда Татарстанда ит өчен терлек һәм кош җитештерү генә кимегән, ә сөт һәм йомырка җитештерү арткан.