Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Россиядә 6 елда эшсезлек 20 процентка кимегән

0

Узган 6 елда Россиядә эшсезлек күрсәткече 20 процентка кимегән. Бу мәгълүмат белән Россия вице-премьеры Татьяна Голикова «Россия» күргәзмә-форумында Һөнәрләр фестивалендә бүлеште.

Аның сүзләренчә, илдә мәшгульләрнең еллык уртача саны 73 миллион кешедән арткан.

«Без соңгы вакытта хезмәт базарындагы системалы үзгәрешләрне күрәбез. Соңгы 6 елда бездә эшсезлек дәрәҗәсе 20 процентка кимеде», - дип китерә РИА Новости Хөкүмәт рәисе урынбасары сүзләрен.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков элегрәк билгеләп үткәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә эшсезлек буенча тарихи минимум билгеләнгән. Бу өлкәдә берничә ел дәвамында уңай тенденция күзәтелә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *