Ранис Вахитов: Хаҗга документлар тапшыру вакыты озайтылды
Хаҗ документларын 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Шул ук датага кадәр түләү срогы да озайтылды, дип хәбәр итте «Хаҗ» ДУМ РТ» операторы генераль директоры Ранис Вахитов. Исегезгә төшерәбез, элек тапшыру вакыты 25 февральдә тәмамланган иде.
Спикер сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны Хаҗ эшләре министрлыгы ведомствоның эчке сәясәте аркасында документларны кабул итүне озайтты, дип яза «Миллиард Татар».
Вахитов билгеләп үткәнчә, 2024 елда Согуд Гарәбстаны дөньяның төрле почмакларыннан 3 млн хаҗины кабул итәчәк.