Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Максим Шевченко: Татарстан кебек үк, Палестина халкы да бер-берсенә нәфрәт тоймый

0
Максим Шевченко: Татарстан кебек үк, Палестина халкы да бер-берсенә нәфрәт тоймый

Россия журналисты, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко Палестинаның Татарстан белән охшашлыгын билгеләп узды. «Палестина халкын бик яхшы беләм. Алар гаҗәеп халык - Татарстанга охшаш дияр идем. Палестинада мөселманнар һәм христианнар бер-берсенә дошманлык, нәфрәт тоймый. Алар үзен бер халык итеп тоя», – диде ул «Туган авылым» комплексында оештырылган ифтарда.

Максим Шевченко Палестинаның Газа секторындагы фаҗига турында гел истә тотарга өндәде. «Палестина турында күп беләм, Газада күп булдым, эшләдем. Рамазан аеның беренче көнендә без якыннарын югалткан, кайгы, михнәт кичергән кардәшләребезне истә тотарга тиеш. Татартанда халык бердәм булган кебек, Палестинада да халык бердәм. Палестина кешеләре белән аралашканнар мине аңлый: аларның традицион кыйммәтләре менталитет, рух ягыннан безгә якын», – диде.

Ул бер Палестина гаиләсендә булганын, анда татар милләтеннән булган хатын-кызның ирен үтергәннәрен, балалары булганын сөйләде.

«Бүген Палестина халкы шундый коточкыч хәлдә. Газада коточкыч фаҗига. Аталарын үтергәннәр, әниләре татар - шул гаилә белән сөйләштем. Хәзер без яхшы кәефтә булганда да, кардәшләребезнең мохтаҗ булганын истә тотарга тиеш. Андагы бәлагә тиңнәр юктыр. Телевидение андагы хәлләрне тулы күләмдә күрсәтми. Дин тоткан һәр кешене андагы халыкка булдыра алганча ярдәм итүләрен сорыйм. Үземә дә, башкаларга да исләренә төшерүне үземнең бурычым дип саныйм», – диде.

Максим Шевченко фикеренчә, хакыйкать Палестина ягында. «Мин Палестина яклы чыккан яһүдләрне дә беләм. Иерусалимда тулы бер район кешеләре Палестина флагын күтәрә, Палестинадагы үтерүләргә каршы чыга. Гаделлек җиңәр дип уйлыйбыз», – диде ул чыгышында.

«Мондый вакыйгаларның чикләре күп: ул икътисад, сәясәт, геосәясәт белән генә аңлатылмый, бу көнбатыш, либерализм дөньясының Палестина халкының традицион кыйммәтләр дөньясы белән тирән каршылыгы, күп очракта кеше табигатенең азгынлыгы, Россия бүген махсус хәрби операция кысаларында да нәкъ шул конфликтта. Мин кешеләрне дөреслек ягында булырга өндим», – дип белдерде Шевченко.

  • Максим Шевченко: Дөньяда Татарстан кебек халкы татулыкта яшәгән урыннар күп түгел











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *