Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Рөстәм Миңнеханов Казан дары заводы хезмәткәрләре белән аралашты: Сез мөһим звено

0
Рөстәм Миңнеханов Казан дары заводы хезмәткәрләре белән аралашты: Сез мөһим звено

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт казна дары заводында булды, анда җитештерү цехларын карады һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Перспектива бик зур. Сез эшкә дөрес заводка килгәнсез», - диде очрашу башында Миңнеханов. Ул шулай ук очрашуда яшь белгечләр катнашуын билгеләп үтте.

Республика Рәисе бүген заводның дәүләт оборона заказын уңышлы башкаруын әйтте һәм предприятие оборона заказы кысаларында эш белән тәэмин ителәчәк дип ышандырды.

Предприятие җитәкчелеге вәкилләре җитештерү күләмен арттыру дәвам итәчәк дип белдерде. «Саклану министрлыгы озак вакытлы заказны раслый. Бар кеше дә эш белән тәэмин ителәчәк. Хәзер тагын да тырышырга, нәтиҗә бирергә кирәк. Һәм туктамаска - күләмнәрне арттыруны дәвам итәргә», - диде алар.

«Һәм сез иң мөһим звено. Сезнең коллектив илнең иминлеген тәэмин итү системасында иң стратегик мөһим предприятиеләрнең берсе», – дип искәртте республика җитәкчесе.

Эшчеләр белән әңгәмәдә шулай ук РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Кирилл Лысогорский, КГКПЗ генераль директоры Александр Лившиц һәм «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков катнашты.

Бүгенге көндә Казан дары заводында 3 меңгә якын кеше эшли.

Татарстан Рәисе бүген шулай ук Казан вертолет заводында булды, анда шулай ук предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *