Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Максим Шевченко: Дөньяда Татарстан кебек, халкы татулыкта яшәгән урыннар күп түгел

0
Максим Шевченко: Дөньяда Татарстан кебек, халкы татулыкта яшәгән урыннар күп түгел

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевченко фикеренчә, дөньяда халкы татулыкта яшәгән, киләчәккә ышаныч белән караган Татарстан кебек урыннар күп түгел. Ул бүген «Туган авылым» комплексында оештырылган ифтарга килгәч, шул хакта әйтте.

Максим Шевченко барлык мөселман халкын Рамазан ае белән тәбрикләде. «Барлык мөселманнарны Рамазан белән котлыйсы килә. Аллаһ тоткан уразаларны кабул итсен. Бер атнадан православие диндәгеләр өчен дә пост башлана. Быел постлар туры килә. Бу Аллаһтан бер билгедер дә. Татарстан - мөселманнар, христианнар өчен дә уртак йорт», – диде Шевченко.

Ул Татарстанга килгәндә, республикадагы үзгәрешләргә һәрвакыт шаккатканын әйтте. «Сезнең бу искиткеч республикада нәрсәдер төзелгәнен, нәрсәдер үзгәргәнен күрәм. Татарстанда булуыма шат, гел ярдәм итәргә, теләктәшлек күрсәтергә әзер. Феофан атакайны да бик яхшы белә идем, аны ярата идем, безнең арадан китте, шәхсән минем күңелгә җитми ул. Хәзер инде Кирилл атакай, ул да бик ярдәм итә», – диде.

Максим Шевченко Татарстан бөтен ил өчен үрнәк төбәк булуын ассызыклады. «Татарстан – татар, рус халыкларының, башка милләтләрнең бердәм йорты. Россиядә һәр изге ниятле, изге йөрәкле кеше үз урынын таба ала», – диде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *