Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан сайлау участокларында тавыш бирүчеләр арасында өч Lada Vesta уйнатылачак

0

Татарстанның сайлау участокларында Россия Федерациясе Президентын сайлау көннәрендә 15, 16 һәм 17 мартта тавыш бирүчеләр арасында өч Lada Vesta автомобиле уйнатылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, сайлау көннәрендә традицион рәвештә төбәктә «гомумән алганда мәгариф учреждениеләре, мәдәният һәм спорт учреждениеләре эшли», ә 2024 ел Россия Президенты указы белән Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, быел Татарстанда сайлауларның девизы булып «Бөтен гаилә белән сайлауларга» шигаре тора. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Оксана Романова яза.

«Барыгызны да мәдәният учреждениеләренә сайлау участокларына чакырабыз – барыбыз да гаилә белән сайлауларга! Февраль ахырында тематик фотоконкурс старт алды. Сез участокта тавыш биргәндә, тавыш бирүче беләзеген алырга, аның белән бөтен гаилә бергә сайлау участогы янында фотога төшәргә һәм фотоны ВКонтакте социаль челтәрендә 15 март иртәнге сәгать 8дән 17 мартта 20 сәгатькә кадәр «Татарстан Алга» җәмгыяте төркемендә #всейсемьейнавыборы һәм #татарстаналга хештаглары белән урнаштырырга кирәк», – дип сөйләде Фазлыева.

Фото урнаштырган сайлаучылар арасында өч Lada Vesta автомобилен уйнату өч этапта узачак. Машинаның беренче иясен очраклы сайлау 15 мартта 21.00 сәгатьтә «Вконтакте»да «Татарстан Алга» төркемендә, аннары 16 мартта шул ук пабликта 21.00 сәгатьтә билгеләнәчәк. Өченче бәхетле кешене 17 мартта 20 сәгать 10 минутта ТНВ туры эфирында билгелиләр һәм исеме әйтелә. Шул ук кичне беренче җиңүчеләргә каналның туры эфирында машина ачкычларын тапшырырга планлаштыралар.

Автомобиль оту мөмкинлеге фотоконкурста катнашкан һәркемдә бар, диде Фазлыева. Биредә фотодагы кешеләр саны да, фотоның креативлыгы да, жюри әгъзаларының бәяләве дә мөһим түгел, җиңүчене очраклы сайлау билгеләячәк.

«Тавыш бирү көннәре гаилә, гаилә традициясе, гаилә кыйммәтләрен актуальләштерү темасына багышланачак», – дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков (»Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *