Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Рөстәм Миңнеханов: Казан вертолет заводында ил масштабындагы бурычлар хәл ителә

0
Рөстәм Миңнеханов: Казан вертолет заводында ил масштабындагы бурычлар хәл ителә

Казан вертолет заводы - Россиянең иң зур авиатөзелеш предприятиеләренең берсе һәм Татарстанның төп визит карточкаларының берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов предприятие коллективы белән очрашуда әйтте.

«Безнең өчен Казан вертолет заводы – ил масштабындагы бурычларны хәл итә торган дәрәҗәле предприятие. Сезнең вертолетлар бик кирәк. Якындагы берничә елга гражданлык заказларының ныклы портфеле формалаштырылды», – диде ТР Рәисе.

Җитәкче заводта вертолетлар төзүнең тулы циклы тормышка ашырылуын, аны эшләү һәм күпләп чыгарудан башлап, сатудан соң да хезмәт күрсәтү һәм персоналны укытуга кадәр алып барылуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов шулай ук федераль булышлык ярдәмендә производствоны модернизацияләү һәм киңәйтү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

«Яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсендә алга таба да эшләргә кирәк, - диде ТР Рәисе. - Заводта эшләүчеләр өчен уңайлы хезмәт шартлары тудырылган. Лаеклы хезмәт хакы түләнә».

Ул Казан вертолет заводы коллективына намуслы хезмәтләре һәм ил үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

  • Аннары биш Ми-8МТВ-1 вертолетының символик ачкычларын тапшыру тантанасы узды.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *