Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Казан халкы 40 сайлау участогында ЭКГ ясата һәм кан басымын үлчәтә алачак

0

РФ Президентын сайлаулар вакытында – 15, 16 һәм 17 мартта - сайлау участокларында медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

«Сайлауларда тавыш бирүнең өч көнендә күп санлы медицина хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк. Сайлау участоклары урнашкан 40тан артык зур объектта кан басымын үлчәү һәм ЭКГ ясау мөмкинлеге булган медицина бригадалары эшләячәк, моның өчен Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт», – дип сөйләде Алиев.

  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *