Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Пермь краенда Татар конгрессы кубогына хоккей буенча беренче төбәкара турнир узды

0
Пермь краенда Татар конгрессы кубогына хоккей буенча беренче төбәкара турнир узды

Пермь краеның Барда авылында Бөтендөнья татар конгрессы кубогына татар яшьләре арасында хоккей буенча беренче төбәкара турнир узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Красноуфимск шәһәре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Лачын», Оса шәһәре һәм Елово авылының «Нефтьче» җыелма командасы, Сарапул шәһәренең «Лачын», Павловский шәһәренең «Прометей» һәм хуҗаларның «БАРДА» командалары катнашты.

Командалар ике көн дәвамында беренчелек өчен көрәшә, чын мәгънәсендә кызыклы һәм тамашалы уен бара. Беренче минуттан ук, яшь булуларына карамастан, спортчылар һәр шайба өчен чын көрәш алып баралар, диелә хәбәрдә.

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Зөфәр Вәлиәхмәтов сәламләде. Ул турнирның «хоккей көрәше» урыны буларак кына түгел, ә татар яшьләре бер-берсе белән таныша торган аралашу мәйданчыгы да булуын искәртте.

Турнир нәтиҗәләре буенча, «Прометей» командасы кубок иясе була. Икенче урынны Барда авылының «БАРДА» командасы, өченче урынны Сарапул шәһәренең «Лачын» командасы яулады, диелгән хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *