«Дәүләт хезмәтләре»ндә хәрби операциядәгеләр, аларның гаиләсе өчен мәгълүмат бүлеге була
«Дәүләт хезмәтләре» порталында махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм, булышу һәм хезмәт күрсәтү турында мәгълүмати бүлек булдырылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәләренә сылтама белән Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Порталны киңәйтү турында йөкләмә РФ Хөкүмәтенә һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондына бирелгән. Чаралар быелның 1 маена кадәр кабул ителергә тиеш.