Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Опекун әбиләр һәм бабайларга иминият пенсиясенә өстәмә түләү турында закон чыкты

0

Россия Президенты Владимир Путин эшкә яраксыз булган оныкларының баласы (правнук) турында кайгыртучы әбиләр һәм бабайлар (прабабушка и прадедушка) өчен иминият пенсияләренә фиксацияләнгән өстәмә түләүләр турындагы законны имзалады. Документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

«Картлык буенча иминият пенсиясенә һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә фиксацияләнгән түләү Федераль законның 16нчы маддәсенең 1 өлешендә каралган сумманың өчтән бер өлешенә тиң күләмдә арттырыла. Ул карамагында гаиләнең эшкә сәләтсез әгъзалары булган затларга билгеләнә», – диелә закон текстында.

Сүз 18 яшькә кадәрге оныкчыклары һәм әле югары уку йортларына укырга кермәгән яки көндезге формада белем алучы мәктәпне тәмамлаучылар турында бара. Соңгы очракта оныкчыклары укуларын тәмамлаганчы (23 яшькә кадәр генә) эшкә сәләтсез дип таныла. Бу очракларның барысы да эшкә сәләтле ата-аналары булмаган кешеләргә генә кагыла, дип яза «Татар-информ».











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *