Лениногорскида Россия Герое истәлегенә икенче тапкыр бокс турниры булды
Лениногорскиның «Яшьлек» спорт комплексында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә 2нче тапкыр бокс турниры узды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Иң элек Геройлар аллеясында Дамир Исламов һәйкәле янында аны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Фото: Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәреннән, Ильмира Гәрәева
Шуннан соң, «Яшьлек» спорт комплексында Россия һәм Татарстан гимны яңгырагач бокс турниры башланды.
Турнирда 13 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 32гә якын спортчы катнашты. Ярышларда Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил, Алабуга, Карабаш һәм Азнакайдан килгән боксчылар бар иде.
Лениногорск данын «Чемпион», «Джеп» һәм «Шифа» клубларыннан 16га якын боксчы яклады.
Фото: Фотолар Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәреннән, Ильмира Гәрәева