Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев туры эфирда чыгыш ясаячак

0
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев туры эфирда чыгыш ясаячак

Чәршәмбе, 15 мартта, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстанның Төбәк белән идарә итү үзәге аккаунтында оештырылган туры эфирда спикер булачак. Эфир Россия Президентын сайлауга багышланган.

Андрей Кондратьев «ИнформУИК» проекты нәтиҗәләре, «Мобиль сайлаучы» статистикасы һәм дәүләт башлыгын сайлау буенча хәзерге тавыш бирүнең элеккегеләреннән төп аермалары хакында сөйләячәк.

Трансляция https://vk.com/wall-201846315_3578 сылтамасы буенча оештырыла. Спикерга турыдан-туры эфир вакытында сорау биреп булачак.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелде, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *