Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт Үзәк район хастаханәсендә яңа бүлек ачылышында катнашты

0
Рөстәм Миңнеханов Әлмәт Үзәк район хастаханәсендә яңа бүлек ачылышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт Үзәк район хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеген ачу тантанасында катнашты. Яңа корпус хастаханәнең функциональ үзәге булачак, анда кыска вакытта тикшерүләр уздырылачак һәм патологиягә карамастан, пациентны дәвалау өчен алга таба адымнар билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән яңа үзәк ярдәмендә хастаханәдә күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфаты җитди күтәреләчәк.

«Бу объект бик мөһим. Бина Үзәк район хастаханәсе комплексын модернизацияләү кысаларында төзелгән. Безнең алда тагын берничә мәсьәлә тора: сәламәтлек саклау системасын үстерү, территорияне төзекләндерү, машина кую урыннары мәсьәләсен хәл итү. Әмма беренче адымнар ясалды инде. Сезне кабул итү-диагностика бүлеге ачылу белән тагын бер кат котлыйм», - диде ул.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов яңа үзәк ачылышы медицина оешмасының алга таба үсеше өчен төп максат булуын әйтте.

Тантанадан соң Миңнеханов яңа учреждение биналарында, дәвалау физкультурасы һәм тернәкләндерү залы урнашкан көндезге стационарда булды. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшләүгә, аларны тернәкләндерүгә зур игътибар бирелә.

«Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сүзләренчә, Әлмәтнең хастаханә шәһәрчеге хастаханәләрне һәм аның янындагы территорияләрне төзекләндерүгә заманча якын килү үрнәге булып тора.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *