Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда ипотека түләү өчен гаиләнең тәкъдим ителгән кереме 100 мең сумга якынлашты

0

Татарстанда ипотека түләү өчен заемщикның тәкъдим ителгән гаилә кереме күләме 98,1 мең сумга кадәр арткан. Кредит тарихлары илкүләм бюросының (НБКИ) тикшеренү мәгълүматлары шундый, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Татарстанда 2024 ел башына бу күрсәткеч 14,5 процентка арткан. Чагыштыру өчен, 2023 елның гыйнварында ул 85,7 мең сум тәшкил иткән.

Ипотека түләү өчен тәкъдим ителгән гаилә кеременең иң күбе Удмуртиядә, ягъни 27,6 процентка, 76 мең сумга кадәр арткан. Мәскәүдә бу күрсәткеч 185,3 мең сум, Мәскәү өлкәсендә 140,5 мең сум, Санкт-Петербургта 126,8 мең сумга җиткән. Россиядә уртача күләм шулай ук арткан һәм 101,6 мең сум булган.

Күрсәткечләр үсешенә берничә фактор йогынты ясады, дип саныйлар Кредит тарихлары илкүләм бюросында. Иң мөһиме, рекордлы күләмдә яңа торакны сафка бастыру һәм ипотека бирү, шул исәптән ташламалы ипотека. Шулай ук Россия Банкының төп ставкасы күләме дә йогынты ясады, ул ике тапкыр күтәрелде, ә аның артыннан базар ипотека ставкалары да, ипотека кредитының уртача күләме һәм срогы да артты.

«Ипотеканы түләү индикаторы үсүгә карамастан, гражданнарның реаль керемнәре шулай ук уртача үсеш күрсәтә. Шуңа күрә ипотека кредитларын түләү белән бәйле вазгыятьнең әлегә шактый начараюы турында сөйләргә туры килми», - диелә Кредит тарихлары илкүләм бюросы хәбәрендә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *