Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Казанда Вознесенский трактының икенче этабы буенча хәрәкәт итү бәясе майда билгеле була

0

Казандагы Вознесенский трактының икенче этабын төзүнең инвесторы «ТатДорТрансИнвест» акционерлык җәмгыятенең бүлендек компаниясе була. Ул проектны гамәлгә ашыру өчен 4,5 млрд сум кулланырга ниятли. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«ТатДорТрансИнвест»ның «кызы» барлыкка килде. «Автодор» дәүләт компаниясе бу объектка алынмады. Без ул вариантны караган идек», - дип сөйләде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Аның сүзләренчә, Вознесенский трактының икенче этабы буенча хәрәкәт итү бәясе әлегә исәпләнә. Ике вариант карала: юл я М7 «Волга» трассасы аша узучылар өчен генә, я барлык автомобильчеләр өчен түләүле булачак.

«Әлегә вариантлар карала, бәяне атый алмыйм. Ул я М7 трассасына чыгу бәясе булыр, я чакрымлы исәп билгеләнер. Ике вариант та исәпләнә. Май бәйрәмнәренә хәбәр итәргә әзер булырбыз, дип уйлыйм», - дип ассызыклады министр.

Хәнифов билгеләп үткәнчә, юл бәясе «Автодор» дәүләт компаниясе хезмәт күрсәтә торган юлларныкы белән чагыштырганда түбәнрәк булачак. Әйтик, М12 трассасыныкына караганда арзанрак булыр, дип көтелә.

«Түләүле булса да, бу юл шәһәр чикләрендә. Шуңа күрә бәяләр күпкә түбәнрәк булачак. Бу, шулай да, социаль объект - Казан юлы. Мондый мисаллар Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да бар. Без ул шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәндек. Монда саклык белән эш итәчәкбез», - дип ачыклык кертте ул.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры «бу объектта акча эшләү максаты юк», дип ышандырды. Шуңа күрә концессионер - устав капиталында Татарстан 100 процентка катнаша торган оешма. «Ул шәһәр һәм республика контролендә. Бу юл бәяләрен мөмкин кадәр түбән итеп билгеләүне мөмкин итә», - дип йомгаклады ул.

Моңа кадәр «Татар-информ» Казандагы Вознесенский трактының икенче этабын төзеп бетерү өчен 18 млрд сумга якын акча кирәк, дип хәбәр иткән иде. .











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *