Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мөхәммәтшин: Безгә Россияне алга таба алып барырлык лаеклы лидерны сайларга кирәк

0
Мөхәммәтшин: Безгә Россияне алга таба алып барырлык лаеклы лидерны сайларга кирәк

Россия Президентын сайлау - бик җаваплы чара. Россиялеләргә илебезне алга таба алып барырлык лаеклы лидерны сайларга кирәк булачак. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының «Халык бердәмлеге» форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Чара Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты мәйданчыгында узды, анда шәһәрлеләр, активистлар, «Бердәм Россия» тарафдарлары һәм «Яшь гвардия» волонтерлары җыелды. Дәүләт сәясәтенең милли, гаилә һәм мәдәни кыйммәтләрне яклау буенча тарафдарларын берләштерү концертның төп идеясе булды.

Митинг-концертлар Россия буйлап узды - төп чара Волгоградта «Бердәм Россия» рәисе Дмитрий Медведев катнашында узды. Аның чыгышын онлайн режимында Казанда да күрә алдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин митинг-концертта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, партия тарафдарларына хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, нәкъ менә уртак тырышлык мөһим бурычларны хәл итәргә ярдәм итә һәм Татарстанга Россия белән бергә алга барырга мөмкинлек бирә.

«Республика районнарында һәм шәһәрләрендә бер партиялеләр белән очрашканда, республика хакимиятенең безнең партиягә таянуына ышанабыз. Нәкъ менә «Бердәм Россия» җитәкчелегендә без юллар һәм социаль объектлар төзү, ишегалларын төзекләндерү, мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм хастаханәләрне капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыра алдык. Федераль үзәк ярдәмендә Казан - Мәскәү тизйөрешле автомагистрален эшләтеп җибәрделәр», - дип искәртте Татарстан парламенты башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, партиянең Татарстанда төбәк бүлеге - илдәге иң зурларның берсе. Ул дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Искәртик, Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *