Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин: Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Россиядә югары белем алу өчен шартлар була

0

«Геройлар вакыты» кадрлар программасы Россиядә идарәчеләрне тәрбияләү өчен яңа адым булачак. Аңа махсус хәрби операциядә катнашучылар да кушыла ала. Бу хакта «Россия лидерлары» конкурсы җиңүчеләре белән очрашуда РФ Президенты Владимир Путин белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, Федераль Җыенга юлламасында анонсланган акция бер тапкыр гына үткәрелми, ә даими булачак. Шуңа күрә аның беренче сезонында уза алмаган кешеләр үз белемнәрен арттыра һәм кабат сынап карый алачак. Махсус хәрби операциядә катнашучылар илдә югары белем ала алсын өчен барлык шартлар да тәэмин ителәчәк.

Президент «Россия лидерлары» җиңүчеләре арасында да махсус хәрби операциядә катнашучылар булуына игътибарны юнәлтте.

«Марттан без гаризалар кабул итә башладык - 30 мең гариза килде инде. Шактый кырыс таләпләр буенча сайлап алачаклар. Әмма бу бер генә тапкыр үткәрелә торган акция түгел - без аны даими нигездә үткәрәчәкбез», - диде ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *