Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда эш көненең озынлыгы артты

0

Соңгы 4 елда Татарстанда эш көненең озынлыгы 12 минутка артты. Шул ук вакытта эш урынында барыннан да озаграк административ персонал кала башлады. Бу хакта РБК Татарстанстатка сылтама белән хәбәр итә.

2023 ел мәгълүматлары буенча, кече һәм урта эшмәкәрлеккә караган предприятиеләрдә һәм оешмаларда эш көненең уртача дәвамлылыгы 12 минутка, яки 0,2 сәгатькә арткан. Шулай итеп, ул 7,4 сәгатькә җитте. Ә административ вазифаларда - 7,7 сәгать, алдагы еллар белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 0,1 сәгатькә үзгәрде.

Басмада аңлатуларынча, гомумроссия классификаторы нигезендә, административ эшчәнлеккә аренда һәм лизинг, персонал сайлау, эшкә урнашу, биналарга һәм территорияләргә хезмәт күрсәтү, тикшерүләр үткәрү һәм иминлекне тәэмин итү, туризм өлкәсе керә.

Социаль тәэмин итү һәм дәүләт идарәсе, хәрби иминлек өлкәсендәге белгечләр эш урыннарында азрак, 7,6 сәгать кала.

Бу блокта иң кыска эш көне финанс һәм иминият өлкәсе хезмәткәрләренеке, алар 7 сәгать кенә эшли. Шул ук вакытта, Татарстанстатта белдерүләренчә, бу күрсәткеч алдагы 4 елда кимеде. 2019 елда, мисал өчен, тармак белгечләре уртача 7,1 сәгать эшләде. Моннан тыш, су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсе, калдыкларны җыю һәм утильләштерү, пычрануны бетерү хезмәткәрләренең эш көне кыскарды. 2023 елда алар тәүлегенә уртача 7,3 сәгать эшләде.

Татарстанда медикларның эш көненең уртача озынлыгы бу чорда ярты сәгатькә диярлек артты. Һәм әгәр 4 ел элек алар якынча 7,1 сәгать эшләсә, 2023 елда - 7,5 сәгать.

Төзелеш өлкәсендә эш сәгате 0,3 сәгатькә озынрак, ягъни 7,4 сәгать, мәгариф, күпләп һәм ваклап сату, транспорт ремонты, мәдәният, спорт, мәгълүмат һәм элемтә өлкәләрендә һәм башка өлкәләрдә эш көне 0,1 сәгатькә озынрак булды.

Эшкәртү производстволарында эшләүче татарстанлылар 15 минутка озаграк эшли башлады. 2023 елда биредә эш көненең уртача озынлыгы 7,2 сәгатькә җитте, күчемсез милек белән операцияләр уздыручы затлар 7,5 сәгатькә кадәр эшли.

Ләкин кайбер тармакларда эш көне элеккечә калды. Мисал өчен, авыл һәм урман хуҗалыгы, аучылык, балыкчылык һәм балык үрчетү, саклау һәм транспортлау, электр энергиясе, фән һәм техника белән тәэмин итү өлкәсе хезмәткәрләренә үзгәрешләр кагылмады.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *