Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Чыганак Россия Президенты инаугурациясе буласы көн турында әйтте

0

Россия Президенты инаугурациясе 7 майда узачак. Бу хакта РИА Новости Дәүләт Думасындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

«Президент инаугурациясе 7 майда узачак, ә 8 майда Дума хөкүмәт рәисенең билгеләнүе турындагы мәсьәләне караячак», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

«Россия Президентын сайлау турында»гы закон нигезендә, инаугурация алдагы президент вазифасына керешкәннән соң алты ел узгач була. Владимир Путин дәүләт башлыгы вазифасына 2018 елның 7 маенда кереште.

Федерация Советы Президент сайлавын 17 мартка билгеләде. Тавыш бирү өч көн - 15, 16 һәм 17 мартта була. 25 февральдә Россиядә ерак һәм авыр үтеп керә алырлык урыннарда, шулай ук тавыш бирү көнендә рейста булачак судноларда вакытыннан алда тавыш бирү башланды.

Дәүләт башлыгы вазифасына Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлгән 4 кандидат Леонид Слуцкий, Николай Харитонов, Владислав Даванков һәм Владимир Путин дәгъва итә











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *