Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Шәймиев Горький исемендәге завод эшчеләр белән очрашуда: Илгә сезнең продукция кирәк

0
Шәймиев Горький исемендәге завод эшчеләр белән очрашуда: Илгә сезнең продукция кирәк

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводның хезмәт коллективы белән очрашты. Цехта узган очрашуда ул завод хезмәткәрләрен борчыган көнүзәк проблемалар, эшчеләрнең уртача яше һәм хезмәт хаклары дәрәҗәсе нинди булуы белән кызыксынды, шулай ук сорауларга җавап бирде.

«Сезнең завод катлаулы юл узды. Проблемалар булды, мин монда берничә тапкыр булдым - базар буйлап йөрдек, район һәм предприятиеләр җитәкчелеге белән очраштык <...> Сез үзегез беләсез, авырлыклар булды, әмма сезнең шәһәрдә, эш урыннарында алга китеш бар», - диде Минтимер Шәймиев, эшчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Яшел Үзән районы уңышлары турында саннар сөйли. 2023 ел нәтиҗәләре буенча ул 45 муниципаль берәмлек рейтингында 11нче урынны алып тора. «Узган ел дәвамында сез 14нче позициядән күтәрелә алдыгыз», - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Билгеле бер хәрәкәтләр булса да, реновация, аның сүзләренчә, болай гына бирелмәгән. Яшел Үзән судно төзү заводы турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев биредә җитештерелә торган продукциянең ил күләмендә әһәмиятен билгеләп үтте. Предприятие оборона заказы белән тәэмин ителгән.

«Без көткәнне аклавыгыз өчен бик рәхмәтле. Продукция җаваплы, илдәге һәр предприятие дә моны эшләргә әзер түгел <...> Илгә сезнең продукцияне җитештерү кирәк», - дип өстәде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, дөньяда тыныч булмауга карамастан, Россия - зур ил, аның мөмкинлекләре һәм технологияләре бар. Ә Татарстан - тотрыклы үсә торган, нык төбәк, анда яшәүчеләрнең тынычлыгы һәм иртәгесе көнгә ышанычы бар.

Соңыннан Татарстан Дәүләт Киңәшчесе бу атнада илебездә мөһим сәяси вакыйга - Россия Президентын сайлау башлануын искәртте.

«Шушы көннәрдә сайлау уза. Кандидатларны сез беләсез, тавыш бирергә барырга кирәк», - диде ул.

Искәртик, Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *