Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы республикада сайлауларның үзенчәлеген аңлатты
Татарстан Үзәк сайлау кампаниясе рәисе Андрей Кондратьев республиканы бөтен гаиләсе белән сайлауларга йөри торган бик актив сайлаучылар аерып тора дип белдерде. Бу хакта ул ТР Үзәк сайлау комиссиясенең туры эфирында сөйләде.
«Мин безнең Татарстан сайлаучысы актив булуына ышанам. Республика халкының бердәмлеген һәм уңай карашын күрәм. Тагын бер кат раслап, без Татарстан һәм Россия участок комиссиясенең барлык әгъзалары белән сезне 15, 16 һәм 17 мартта участокларда көтәбез, дип җиткерәм. Сезгә яхшы сайлау телим. Безнең лозунг: «Сайлауларга бөтен гаилә белән!»,- диде Кондратьев.
Шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы билгеләп үткәнчә, РФ Президентын сайлауларга күп санлы журналистлар аккредитацияләнгән — 96 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 447 кеше, шул исәптән федераль басмалар да. Алар тавыш бирү процессын җентекләп яктыртачак.
Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат:
Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән),
Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән),
Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы
Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.