Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Салават Фәтхетдинов Владимир Путинның сайлау штабы волонтерлары белән очрашты

0
Салават Фәтхетдинов Владимир Путинның сайлау штабы волонтерлары белән очрашты

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның төбәк сайлау штабы волонтерлары белән республикада иҗади хәрәкәтне үстерү мәсьәләләре, Россия Президентын сайлау алдыннан мәдәни инициативалар һәм проектлар хакында фикер алышты.

«Сайлау вакытында безгә артистларга караган кебек карарга кирәкми. Кайберәүләр безнең арттан бара, безне кабатлый, әмма үз фикереңә таянырга кирәк», - дип җавап бирде ул татар эстрадасының алдагы сайлауга йогынтысы турындагы сорауга.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова очрашуның модераторы ролендә чыгыш ясады. Ул залда мәдәният хезмәткәрләре җыелуын, аларга бу өлкәдә проектларны үстерү турында күбрәк белергә кирәклеген билгеләп үтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фәтхетдинов сайлауга 16 мартта килергә ниятләвен, иң мөһиме – читтә калмау икәнен искәртте.

«Иң мөһиме – сайлауда катнашу. Элегрәк кайбер артистлар сайлауга бармый иде, әмма мин моны аңламыйм. Сайлауга бәйрәмгә барган кебек килергә кирәк. Нинди кәеф белән килсәң, киләчәк тә шундый булачак», - дип белдерде җырчы.

Ул шулай ук очрашуда катнашучыларга 17 мартта тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарырга вәгъдә итте.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирел, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *