Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Fashion Iftar кысаларында Палестина темасына багышланган коллеция тәкъдим ителәчәк

0
Fashion Iftar кысаларында Палестина темасына багышланган коллеция тәкъдим ителәчәк

31 мартта Казанда узачак Fashion Iftar кысаларында Палестина темасына багышланган махсус кием коллекциясе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Fashion Iftar төп темасы итеп «Безнең заман геройлары» темасы билгеләнгән. Ул Радик Абдрахманов нигез салган «Туган батыр» проекты һәм Палестина темалары аша ачылачак. Аларга кагылышлы коллекцияләр дә тәкъдим ителә.

«Туган батыр» коллекциясенең «Әкияти ханбикәләр» дигән 5 образы көтелә. «Hyat Store» бренды Палестина темасын ачу өчен махсус коллекция тәкъдим итәчәк. «Безнең заман герое»ның төп идеясен күрсәтә алырбыз дип уйлыйм», – диде мода күрсәтүнең режиссер-куючысы Регина Заһидуллина.

Радик Абдрахманов сүзләренчә, «Туган батыр» коллекциясе милли стильдә булачак. Коллекция авторы – Луиза Скипина.

«Modest Covered» проекты менеджеры Эльза Җиһантдинова сүзләренчә, чараның маркетында катнашучылар тиз арада җыелган.

«Ифтарга ышаныч бар, брендлар үзләре килә. Маркет бик тиз тулды. Мода күрсәтүдә катнашучы брендларның якынча 20 проценты узган елгылар, калганнары – яңалар. Бу очракта да безгә эзләргә туры килмәде», – диде ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *