Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин Хөкүмәт әгъзалары белән Федераль Җыенга Юлламаны гамәлгә ашыру хакында фикер алыша

0

14 мартта РФ Президенты Владимир Путин видеоэлемтә буенча Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрә.

Кремльнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Президентның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыру фикер алышуның төп темасы булачак.

Путинга эш процессы турында Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, Хөкүмәт Рәисе урынбасары – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, шулай ук Хөкүмәт Рәисе урынбасарлары Татьяна Голикова, Дмитрий Чернышенко, Марат Хөснуллин һәм Виктория Абрамченко сөйләячәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *