Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Казанлыларга тиешсез урында торган машина буенча кайда мөрәҗәгать итәргә икәнен әйттеләр

0

Әгәр казанлылар автомобильнең тиешсез урында торуын күрә икән, аларга ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре генә кагыйдә бозуны терки һәм тиешле чаралар күрә ала.

Шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә хәбәр итүләренчә, кагыйдә бозу очрагын фото һәм видеога төшереп, Дәүләт автоинспекциясе сайтының «Гражданнар мөрәҗәгате» бүлегендә калдырырга мөмкин. Икенче алым – телефоннан 112 номеры буенча шалтыратып, эвакуациягә заявка калдыру. Гражданнардан килгән хәбәрне ЮХИДИ идарәсенә тапшырачаклар.

Элегрәк Татарстан Кытай автомобильләре саны буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынны алган иде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *