Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Ульяновск өлкәсенең Зур Нагаткино эшчеләр бистәсе мәчетендә беренче ифтар узды

0

11 мартта Ульяновск өлкәсенең Зур Нагаткино эшчеләр бистәсе мәчетендә быелгы Рамазан аенда беренче ифтар узды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аллаһ йортына Зур Нагаткино бистәсе, тирә-як авыллар, Цильна эшчеләр бистәсе һәм Ульяновск шәһәрендә яшәүче мөселманнар җыелды. Ифтарда Ульяновск өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәд Байбиков та катнашты.

Ул үзенең мөрәҗәгатендә Рамазан аеның мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә табыну һәм изге гамәлләр кылудан ала торган төп шәфкатьләреннән берсен – шатлык хисен – аерып күрсәтте. «Сезнең күңелләрдә ураза, ашау-эчүдән тыелып торудан курку түгел, ә шатлык һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына омтылу булырга тиеш...» - дип искәртте ул.

Цильна мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе Азат Гайнуллин үз вәгазендә изге Рамазан аеның яхшы сыйфатлары, мохтаҗларга ярдәм итү, фитр һәм фидия сәдакаларын бирү турында сөйләде.

Ифтар Зур Нагаткино бистәсе мөселманнары акчасына әзерләнгән иде.

Искәртеп узабыз, Мөхәммәд Байбиков Рамазан ае дәвамында Ульяновск өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең барлык мәчетләрендә оештырылган ифтарларда да булачак. 15 мартта ул - Ульяновскида, 22 мартта – Карсун районының Нугай авылында, 23 мартта Иске Кулаткыдагы ифтарда катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *