Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Саҗидә Батталова: Улан-Удэдан Казанга даими авиарейслар ачыла

0
Саҗидә Батталова: Улан-Удэдан Казанга даими авиарейслар ачыла

Россия халыклары Ассамблеясының төбәк бүлеге рәисе, Бурятия Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Батталова «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә 4 майдан башлап Бурятия Республикасы башкаласы Улан-Удэдан Казанга даими авиарейслар булачагы турында хәбәр иткән.

«Без бу вакыйганы бик озак көттек. «Северный ветер» авиакомпаниясе Бурятия халкына Россия буенча уңайлы сәяхәт итүнең яңа мөмкинлекләрен булдырды. Җирле халык, туристлар һәм республика кунаклары өчен Россиянең үзәк өлеше арасында туры авиаэлемтәгә зур ихтыяҗ бар. Россиянең ике туристик төбәге өчен даими туры авиарейслар (атнага ике тапкыр) Бурятиягә бару, Байкал күле, табигатендә булу, матурлык белән соклану мөмкинлеген ача», - дип язган Саҗидә Батталова.

Аның әйтүенчә, яңа рейс Татарстан Республикасы халкы өчен «Байкал» халыкара аэропортыннан Монголия һәм Ерак Көнчыгыш юнәлешенә барырга уңайлы шартлар тудыра.

«Байкал» халыкара аэропортыннан Монголиягә атнага ике тапкыр, Владивостокка атнага дүрт тапкыр, Благовещенскига атнага ике тапкыр, Хабаровскига атнага ике тапкыр, Көньяк Сахалинга атнага ике тапкыр, Якутиягә атнага ике тапкыр даими авиарейслар ачылган. Бурятия башлыгы Алексей Цыденовка һәм Татарстан Рәисенә, төбәкләрнең транспорт министрлыкларына зур рәхмәт», - дип язган ул.

Бурятия Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, шулай ук, Улан-Удэ шәһәренең «Байкал» халыкара аэропорты директоры Дмитрий Гармаевка рәхмәт әйткән. «Ул Бурятиягә яңа юнәлешләрне булдыру ягын тапты һәм Казан-Улан-Удэ-Казан авиамаршрутын ачуның төп инициаторы булды. Алга таба пассажирлар агымы үсеше булсын өчен, аэропортта 6,6 мең квадрат метрдан артык мәйданга яңа терминал төзеләчәк», - ди Саҗидә Батталова.

«Казан – Улан-Удэ – Казан авиарейсын ачу халыклар дуслыгы һәм Татарстан белән Бурятия өчен үзара файдалы хезмәттәшлекнең күпере булыр дип өметләнәм», - дип язган ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *