Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда сайлау участоклары пандемиядә кулланылган стандартлар буенча җиһазландырыла

0

Россия Президентын сайлау көннәрендә сайлау участоклары коронавирус пандемиясе чорында кулланылган стандартлар буенча җиһазландырылачак: тавыш бирү өчен кабиналар арасындагы ара ким дигәндә 1,5 метр тәшкил итәчәк, теләгән һәркемгә медицина битлекләре биреләчәк, бүлмәләр даими рәвештә җилләтеләчәк, ә өслекләр махсус эремә белән эшкәртеләчәк.

«Моннан алдагы сайлаулар пандемия чорына туры килде. Нәкъ менә шул ковид безгә әлеге мәсьәләне игътибар үзәгендә тотарга өйрәтте. Барлык таләпләр үтәләчәк. Сайлаучылар борчылмасын. Өстәвенә, Татарстанда ОРВИга бәйле вазгыять бик яхшы түгел дигән бернинди мәгълүмат та юк. Татарстанда бу җәһәттән барысы да яхшы», - дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР Төбәк белән идарә итү үзәге тарафыннан оештырылган туры эфир вакытында.

Кондратьев шулай ук сайлау участокларының тавыш бирүне үткәрүгә тулысынча әзер булуы хакында хәбәр итте. Участокларга 200 мең берәмлектән артык технологик җиһаз – тавыш бирү өчен урналар һәм кабинкалар, флаглар, мәгълүмати басма продукция һәм сайлау участокларын бизәү элементлары – китерелгән.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирел, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *