Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда балалар бакчаларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды

0
Татарстанда балалар бакчаларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды

Татарстанда балалар бакчаларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды. Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Яшел Үзән районы балалар бакчаларында төркемнәрне туплау 1 апрельдән башлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Урыннар гаризада күрсәтелгән балалар бакчасына йөри башлау датасы нигезендә билгеләнә. Бакчага кабул итүдә теләгән дата күренми торып, чиратта позиция чагылыш тапмый. Республика Дәүләт хезмәтләре порталы аша ата-аналар тарафыннан элегрәк тапшырылган барлык гаризалар да саклана», - диелә хәбәрдә.

Ата-аналар элегрәк тапшырылган гаризаның статусын федераль Дәүләт хезмәтләре порталы аша белә ала. Әгәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында гаризага «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелгән» дигән статус бирелсә, әти-әниләргә 30 көн эчендә балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ата-аналар балалар бакчаларында төркемнәр туплау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны түбәндәге кайнар элемтә телефоннары аша бирә ала: (843)223-22-10 (Казан), (8552)56-14-71, 56-12-67 (Чаллы), (84371)4-97-53 (Яшел Үзән районы).

Моннан тыш, 9.00-18.00 сәгатьләрдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар элемтә телефоны эшли: (843)294-95-08.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *