Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда яшәүчеләрне уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга йогынты ясарга чакыралар

0

Җомга көнне, 15 мартта, РФ Президентын сайлаудан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен объектлар сайлау буенча Бөтенроссия күләмендә тавыш бирү башлана. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗтимагый киңлекләрне яңарту программасы Татарстанда 2015 елда гамәлгә ашырыла башлады. 2017 елдан парклар, скверлар һ.б. киңлекләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты (ул соңрак югарыда атап үтелгән илкүләм проектның бер өлешенә әверелде – Т-и иск.) кысаларында тәртипкә китерелә.

2017-2023 елларда 225 объектта эш башкарылды. Сарыф ителгән акчаның гомуми күләме 20,9 миллиард сумнан артып китте.

2018 елдан федераль проект кысаларында Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бәйгесе үткәрелә. 2018-2023 елларда ТР муниципаль берәмлекләренең 42 проекты аның җиңүчеләре булды. Федераль бюджеттан бүленгән грантлар күләме 2,9 миллиард сумнан артты.

2023 елда республикада 68 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде, бу эшләргә 2,9 миллиард сум юнәлдерелде. 2024 елда 64 иҗтимагый киңлекне тәртипкә китерү ниятләнә, төзекләндерү эшләренә 2,4 миллиард сум сарыф ителәчәк.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, төбәктә мөмкин кадәр күбрәк иҗтимагый киңлекләр яңартылсын өчен, республика халкын активрак тавыш бирергә чакырды.

Тавыш бирү вакытында Татарстан шәһәрләрендә волонтерлар эшләячәк. Алар проект хакында сөйләячәк һәм алда торган елда төзекләндерү өчен кешеләргә парклар, скверлар, яр буйларын сайларга ярдәм итәчәк.

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *